Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдән авылында модель китапханә ачу тантанасы булып узды

2022 елның 29 апрель көнендә Шәмәрдән авылында районда беренче модель китапханә ачу тантанасы булып узды.

Чарага Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Һадиев Ирек Габделхәй улы, Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара район китапханәлеренең директорлары һәм китапханәчеләре кунак булып килделәр. Чара башында Саба Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы килгән кунакларны китапханә каршында эшләп килүче "Рухият", "Ихлас", "Дуслык", "Китап сөючеләр", "Хыял", "Сәйлән" клуб берләшмәләре эшчәнлеге белән таныштырып китте. Аннан соң Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме", Миргазиян Юнысның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна", Аяз Гыйләҗевнең "Язгы кәрваннар", Гомәр Бәшировның "Намус", Шамил Рәкыйповның "Кызлар-йолдызлар" әсәрләре буенча өзекләр күрсәтелде. Шәмәрдән китапханәчеләре Шәмәрдән авылы һәм китапханә тарихы белән таныштырып киттеләр һәм модель китапханәнең эшчәнлегенә күзәтү ясадылар. Чараның икенче өлеше Шәмәрдән мәдәният йорты һәм сәнгать мәктәбе тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Концерт барышында тынлы оркестр, "Акварель" халык бию төркеме, "Энҗе бөртекләре" һәм гармунчылар ансамбле, Дилбәр Гайнуллина, Анна Гатауллина, Динә Батыршина, "Тулган ай" фольклор коллективы чыгыш ясадылар. Бай эчтәлекле чара югары дәрәҗәдә үтте.

Чыганак : https://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев