Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шулай бервакыт (безгә язганнардан)

Авылның хөрмәтле кешесе Эссе, кызу җәйләр артта калды. Кышны каршыларга әзерләнәбез. Шәт, безгә салкыннар бик кагылмас. Чөнки, газ хезмәтендә эшләүчеләр бик зур тырышлык куя. Мисалга, безнең биләмәдә Илсур Шакиров хезмәт куя. Газ мичләре, плитәләр көйсезләнеп китсә, тиз арада килеп, көйләп тә китә. Хезмәте белән генә түгел, ачык йөзле, тәмле телле...

Авылның хөрмәтле кешесе
Эссе, кызу җәйләр артта калды. Кышны каршыларга әзерләнәбез. Шәт, безгә салкыннар бик кагылмас. Чөнки, газ хезмәтендә эшләүчеләр бик зур тырышлык куя. Мисалга, безнең биләмәдә Илсур Шакиров хезмәт куя. Газ мичләре, плитәләр көйсезләнеп китсә, тиз арада килеп, көйләп тә китә. Хезмәте белән генә түгел, ачык йөзле, тәмле телле булуы белән дә хөрмәт итәбез аны. Әниләре Роза сәүдә өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыкты. Баһадирдай ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Бик бәхетле, кадерле әни ул. Хәзер Роза улы Илфат, килене Рузия тәрбиясендә яши. Илсур Лилияне гомерлек яр итеп сайлады. Алар бер ул үстерәләр. Шәүкәт быел беренче сыйныфка укырга керде. Авылыбызны менә шундый күркәм гаиләләр ямьләндерә.
Аулак өй бәлеше
Бервакыт Олы Ныртыда егетләр кызлардан башка гына бәлеш пешерергә уйлашканнар. Бәлеш тышына камырны басарга Якуп абый батырчылык иткән. Баса икән басуын, әмма тиз генә килеп чыкмый икән. Йомшап китсә, он салып, тыгыз булса су салып камыр бишектәге бала кадәрлегә әйләнгән. Камырны көйгә китерә алмагач, күршедәге Өммегөлсем апага әйткәннәр. Күрше апасы бәлешне ясап ук биргән. Шул рәвешле егетләр кызлардан башка гына бәлеш пешергән. Безнең заманнар менә шундый күңелле иде.
Броньме, борынмы
Бер ана сугышка бармаганнарга гаҗәпсенеп караган. Иске Икшермә авылында Хәбиб­рахманов исемле кеше МТС директоры булып эшләгән. Эшне яхшы оештыра белгәнлектән, бронь биреп аны сугышка алмаганнар. Малае сугыштан кайтмаган ана Хәбибрахмановка болай дип сорау биргән:
-Шундый сәламәтлегең белән сине ничек сугышка алмадылар?
-Мине бронь белән калдырдылар, - дигән Хәбибрахманов.
Ана кеше моңа карап торган да:
-Минем дә малаемның борыны синекеннән ким түгел иде, - дигән.
Теге ана броньны борын дип аңлаган, күрәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев