Штрафлар артса да
Транспорт чаралары белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен быел 8 айда 45 кешенең правасы алынды.
2024 елның шушы чоры күрсәткеченнән 5кә күбрәк. Исемлеккә октябрь аенда спиртлы эчемлекләр кулланган руль артына утыручылар да өстәлә тора. Димәк, 1 гыйнвардан 45 мең сумга күтәрелгән штрафның йогынты көче сизелми дигән сүз. Әйтик, 20 августта Олы Нырты авылында ДАИ инспекторы “КИО РИО” автомобилен туктата. Йөртүче Миңнегалиевта алкогольле эчемлек куллану билгеләре күзәтелә. Моны алкотектор да дәлилли. Рөхсөт ителгән нормадан (0,16 мг.л.)әллә ни артык та түгел, 0,179 миллиграм.литр гына. Ләкин барыбер чикне узган. Моның белән йөртүче үзе дә килешә һәм эчкәнен раслап имзасын куя. Нәтиҗәдә җәмәгать судьясы карары нигезендә Миңнегалиев 45 мең сум штрафка тартылды һәм бер ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев