Су коенганда сак булыгыз!
Җәй җитте, су коену сезонына кердек. Су буйларында ял сәгатьләре хәвефсез үтсен өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтә. мөһим.
Татарстанда 9 июньнән 15 июньгә кадәр сулыкларда 12 кеше батып үлгән, шуларның өчесе балалар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство хезмәткәрләре татарстанлыларны җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска, сулыкларда спиртлы эчемлекләр кулланмаска, таныш булмаган урыннарда суга кермәскә һәм чуммаска чакыра. Моннан тыш, балаларны су янында күзәтүсез калдырмагыз.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ber-atnada-tatarstan-sulyklarynda-12-kese-batyp-ulgan-alar-arasynda-oc-bala-bar-5906272
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев