Су саклау зоналары елы: Байлар Сабасы ничек үзгәрәчәк? [+фото]
Быелгы Су саклау зоналары елы чараларында һәркем үз өлешен кертә ала. "Язгы МАРШ" дип аталган архитектура остаханәсендә катнашучы яшь архитекторлар, мәсәлән, район башлыкларына үз проектларын тәкъдим итте.
Әлеге чараның оештыручылары - Мәскәүнең МАРШ архитектура мәктәбе һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман - проектчы-архитекторлар командасын тупларга ниятли. Яшь белгечләр Мәскәү архитекторлары белән берлектә 7 объектның проектын төзеп, аларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
- Без республиканың авыл хуҗалыгы районнарындагы объектларны махсус сайлап алдык. Алар - Татарстандагы Парклар һәм скверлар елы нәтиҗәләре буенча иң әзерлекле һәм нәтиҗәле эш күрсәткән районнар. Әлеге остаханә дәвамында төзелгән проектлар бу районнарның киләсе 5-10 ел дәвамындагы үсеше өчен "юл картасы" булып торачак, - ди Наталия Фишман.
Байлар Сабасы кечкенә бистә булу сәбәпле, су буендагы парк проектын тәкъдим итү җиңел булмаган. Бу урын елга тирәсендә бәреп чыккан чишмәләре (алар барлыгы - 13) белән үзенчәлекле. Саба суының ике ярын биш күпер белән тоташтырачаклар. Әлеге күперләр, үз чиратында, төрле чаралар уза торган урынга әвереләчәк. Сабалыларны сулыкның бер өлешен әйләндереп алган түгәрәк рәвешендәге күпер белән шаккатырырга ниятлиләр. Әлеге күпер шар формасындагы яктырткычлар белән уратып алыначак. Өстән караганда, ул Киек каз юлын хәтерләтәчәк. Парктагы юлга җәеләчәк бут ташыннан ясалган түшәмәләрне Сабаның үзендә җитештерәләр.
Архитекторлар икенче этапта җәяүлеләр йөри торган урамны, Әфганчылар паркын да төзекләндерергә тәкъдим итә. Өченче этапта исә мәчет янындагы территорияне яңартырга ниятлиләр.
Равил Гасыймов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе:
- Архитектура остаханәсендә катнашучылар белән һәр куак, ерымны өйрәндек. Безгә түгәрәк рәвешендәге күпер бик тә ошады. Проект авторлары Саба суы буена сукмаклар салырга, елгага төшү урыны булдырып, яктырткычлар куярга ниятли. Дөресен генә әйткәндә, бу проект күңелебезгә бик тә хуш килде, аның тизрәк тормышка ашырылуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев