Шыңарда волейбол уйныйлар
Яңалыклар

Шыңарда волейбол уйныйлар

Җиңү көнен билгеләп үткән көннәрдә Олы Шыңар авылы спорт мәйданчыгында вакытсыз вафат булган авылдашлары истәлегенә авыл командалары арасында баскетбол буенча ярышлар оештырылды.

Ярышларда барлыгы 4 команда: Теләче районыннан  - Казаклар, Саба районыннан - Шыңар, Тимершык  авылы  командалары катнашты. Нәтиҗәдә иң яхшы волейбол уйнаучылар – Тимершыктан икәнлеге ачыкланды (1 урын), 2-3 урыннарда  – Шыңарлар , 4 урынга  Казаклар командасы чыкты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Ярышларга   “Туган Як” җәмгыяте ( Саубанов Ф.К.), Олы Шыңар авыл җирлеге ( Гарипов А.Г.)  иганәчелек күрсәтте


Нет комментариев