Таиландта су басудан 1,1 млн кеше зыян күргән
Яңалыклар

Таиландта су басудан 1,1 млн кеше зыян күргән

Табигать фаҗигасендә күперләр һәм юллар җимерелгән, авыл хуҗалыгы җирләрен су баскан, 15ләп кеше һәлак булган

Таиландның көньягында су басудан 1,1 млн кеше зыян күргән, 15ләп кеше һәлак булган, дип җиткерә “Известия”.

Табигать фаҗигасендә күперләр һәм юллар җимерелгән, авыл хуҗалыгы җирләрен су баскан. Сигез провинциядә су ике метрга күтәрелгән.

Синоптиклар якын арада табигать бәла-казасы яңадан кабатланыр, дип фаразлый.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев