Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Такси машинасына яңа таләпләр кертергә җыеналар

Татарстанда җиңел такси кузовының төсенә таләпләр куярга мөмкиннәр. Ул ак яки сары төстә булырга тиеш, ул машинаның такси икәнен танырга ярдәм итәчәк. ТР Дәүләт Советына шул турыдагы закон проектын республика Хөкүмәте кертте.

«Закон проекты җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру, бу өлкәдә төбәк дәүләт контроле мәсьәләләрен җайга сала, Татарстан башкарма хакимияте органнарының такси ташу өлкәсендәге вәкаләтләрен билгели», — диелә закон проектына аңлатма язуында.

Пассажирлар һәм багаж ташуны контрольдә тоту өчен җаваплы башкарма хакимият органын ТР Министрлар Кабинеты билгеләячәк. Ул такси эшенә рөхсәт бирү, аның эшчәнлеген гамәлдән чыгару һәм яңадан башлау тәртибен билгеләячәк. Документны вәкаләтле орган бирәчәк.

Закон проекты таксига пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлеккә биш елга рөхсәт бирүне күздә тота. Физик затка мондый рөхсәт биш елга яки гаризада күрсәтелгән азрак вакытка бирелә. Биш еллык эшчәнлек срогы такси заказы хезмәте өчен дә каралган.

Моннан тыш, ташучыларның, җиңел таксиларның һәм таксига заказ бирү хезмәтләренең төбәк реестры булдырылырга мөмкин. Шулай ук җиңел таксиларның федераль дәүләт мәгълүмат системасын кулланырга мөмкин булачак.

«Татарстан Республикасында җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында» республика законы проекты федераль закон нигезендә эшләнгән. Депутатлар закон проектын 13 июльдә VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 45 нче утырышында беренче укылышта караячак.

Закон быелның 1 сентябреннән үз көченә керер дип фаразлана. Бу вакытка кадәр бирелгән такси эшчәнлегенә рөхсәтләр аларның гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы гамәлдә булачак, әмма биш елдан артмаячак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-taksi-inel-masinalary-tosena-talaplar-bilgelarga-telilar-5873511

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев