ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыра!
Бәйгедә 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә. Рәсемнәр авторның татар тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш. Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган рәсемнәр иҗат итү кулай. Шулай ук татар әдәбиятына юнәлдерелгән рәсемнәр, ягъни классик әсәрләргә иллюстрацияләр хуплана.
ИГЪТИБАР!
Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” һәм Сабан туе бәйрәме сүрәтләнгән рәсемнәр бәйгедә каралмый.
Бәйгедәге эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк:
• сәнгать ягыннан сыйфаты;
• бәйге тематикасына туры килүе;
• иҗади караш.
Бәйгенең максаты: Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.
Нет комментариев