Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татар эшкуарларының XIV Бөтенроссия съездында Татарстан Республикасы өчен мөһим вакыйга булды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Хәләл стандартлары буенча сертификацияләү органы сыйфатында аккредитацияләү турында таныклык алды

Татар эшкуарларының XIV Бөтенроссия съезды кысаларында 31 мартта Татарстан Республикасы хәләл индустриясе өлкәсендә мөһим вакыйга булды: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Хәләл стандартлары буенча сертификацияләү органы сыйфатында аккредитацияләү турында таныклык алды. Документны росаккредитация җитәкчесе Д.В. Вольвач Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында тапшырды.

«Хәләл» стандарты буенча Комитет Россия мөселманнары Диния нәзарәтләрен сертификацияләү органнары арасында әлеге аккредитация процедурасын уңышлы узган беренче һәм бердәнбер орган булды.

Аккредитацияләүнең милли системасында аккредитацияләнгән сертификация органы булу Татарстан Республикасында индустрияне үстерү һәм төбәкнең хәләл индустриядә Россия лидеры буларак позициясен ныгыту өчен яңа перспективалар ача. «Хәләл» стандарты буенча комитет сертификатлары шулай ук дөньяның 17 илендә таныла, бу продукциянең экспорт потенциалын сизелерлек киңәйтә.

Чыганак: Саба муниципаль  районы сайты

Фото: Саба муниципаль  районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев