Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татар кызы Кытайда суга батучы олы яшьтәге хатынны коткарган

Татарстан кызы Шахназ Гобәйдуллина Кытайның Шаосин шәһәрендә елгада батып баручы хатын-кызны коткарган һәм бу мизгел видеога эләккән.

  Татарстан кызы Шахназ Гобәйдуллина Кытайның Шаосин шәһәрендә елгада батып баручы хатын-кызны коткарган һәм бу мизгел видеога эләккән. Шулай итеп, Шахназ Гобәйдуллина Кытайда танылган шәхескә әверелгән.

«Башта миңа ул йөзәргә уйлаган кебек тоелды, бу бераз сәер булса да. Башка хатын кычкыра башлагач кына, мин аның бата башлаганын аңладым. Мин суга сикердем, анда алай ук тирән түгел иде һәм аңа таба йөздем, арттан эләктереп алдым да ярга таба өстери башладым, анда инде кешеләр җыелган иде», - дип сөйләде Шахназ.

Берничә секунд эчендә пенсионер хатын су йоткан һәм аңын югалткан диярлек. Кыз аны эләктереп алып ярга чыгарырга өлгергән, анда аларга шаһитлар ярдәм иткән.

Шахназ инде берничә ел Кытайда яши. Быел ул Хучжоу университетын тәмамлаган, магистратурага кергән һәм кытай теле укыта. Шаосин шәһәренә кыз экскурсиягә килгән булган.

Россиядән килгән студент кыз биредә танылган кешегә әверелгән, әлеге видеоролик социаль челтәрләрдә таралган. Аны хәтта кибетләрдә дә таныйлар, диелгән хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-kyzy-kytaida-suga-batucy-oly-yastage-xatynny-kotkargan-5907076

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев