Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан баш балалар хирургы балалар җәрәхәтләнүенең төп сәбәпләрен әйтте

Биредә төп өч сәбәп: паркур, руфинг һәм зурлар тарафыннан баларга тиешенчә күзәтү булмау тора.

Татарстанда балалар җәрәхәт-имгәнүләрне барыннан да күбрәк паркур вакытында зурлар тарафыннан балаларга тиешенчә күзәтү булмау нәтиҗәсендә алалар. Бу хакта “Татар-информ”га Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан баш балалар хирургы Владимир Филатов сөйләде.

“Таралган сәбәпләр арасында өйдә һәм мәктәптә тәрбиянең аксавы, гомуми куллану урыннарында үзләрен дөрес тотмаулары, сэлфи, колакчыннар һәм балалар тормыш рәвешен формалаштыруда социаль челтәрләр тәэсире, кыйммәтләрнең виртуаль белән алышынуы тора”, - дип аңлатты табиб.

Травматологиягә еш кына руферлар – түбәдә йөрергә яратучылар эләгә.

“Балалар травматизмы котылгысыз афәт сыман. Чынлыкта исә күп кенә имгәнүләрдән һәм куркыныч очраклардан качып була. Билгеле, тулаем түгел, бәхетсезлек очрагыннан беркем дә иминиятләштерелмәгән. Әмма ата-аналарның бурычы – баланы мөмкин кадәр саклау. Күп кенә җәрәхәтләр бит еш кына ата-аналар гаебе белән алына - карап бетерелмәгән, яхшылап аңлатылмаган”, - диде Владимир Филатов.

Фото: https://pixabay.com | jarmoluk

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ну шуннан