Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстан депутатлары энергетик эчемлекләрне сатуны тыю турындагы инициативаны хуплады

Татарстан Дәүләт Советы комитетлары утырышында депутатлар җәмәгать урыннарында аз алкогольле эчемлекләрне («Энергетиклар») сатуны чикләүче инициативаны бертавыштан хупладылар. Тиешле документ парламент сайтында бастырылган.

 Сүз мәгариф, медицина, мәдәни, физик, спорт эшчәнлеген турыдан-туры гамәлгә ашыру өчен файдаланыла торган биналарда, корылмаларда алкогольсез  эчемлекләр сатуны тыю турында бара.

 Карар яшьләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән, чөнки мондый эчемлекләрне куллану, бигрәк тә 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге кешеләр арасында, соңгы елда 40% ка арткан. Закон проекты авторлары күрсәткәнчә, энергетикларның рекламасы аларның файдалы булу турында ялгыш фикер тудыра, ул фәнни яктан исбатланмаган. Шул ук вакытта кофеин һәм башка стимуляторларның артык булуы сәламәтлек өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Проект административ штрафлар кертүне күздә тота: гражданнар өчен - 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен - 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 150 мең сумга кадәр. Хәзер документ алга таба карау өчен закон чыгару инстанцияләренә җибәреләчәк. Мондый чикләүләр Россиянең 60 тан артык төбәгендә гамәлдә. Бу тәҗрибә уңай нәтиҗә күрсәтә. (Казань КП)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев