Татарстан гыйнвар аенда кунакханәләргә арзан бәяләр буенча Россиядә беренче өчлеккә кергән
Гыйнвар аенда Татарстан Россиядә сәяхәт кылучылар өчен иң бюджетлы төбәкләренең берсенә әверелде.
Республикада номерларның уртача бәясе тәүлегенә 4,1 мең сум тәшкил итте, бу төбәкне арзанлык буенча өченче урынга чыгарды. Тиешле тикшеренүне «Авито Путешествия» аналитиклары үткәркән.
Арзанракка Ленинград (3,2 мең сум) һәм Калининград (3,9 мең сум) өлкәләрендә генә тукталырга мөмкин иде. Чагыштыру өчен, Краснодар краенда бер төн кунып чыгу уртача 7,2 мең сумга җиткән.
Анализ шулай ук фатирларның тәүлеккә арендага иң түбән бәяләр Курган өлкәсендә булуын күрсәтте (2,1 мең сум). Шул ук вакытта 17 төбәктә, Башкортстанны да кертеп, мондый торакның бәясе бер ел эчендә кимегән.
Рузалия Хәкимуллина.
ФОТО ИИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев