Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие Яңа Зеландия фаҗигасе корбаннары рухына дога кылырга өндәде

Әлеге вәхшилекне кылучы бәндәләргә кешеләр дип әйтергә тел әйләнми, ди Камил Сәмигуллин.

Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга намазы вакытында Яңа Зеландиядәге фаҗига корбаннарына багышлап дога кылачаклар. Мөфти Камил Сәмигуллин намаздан соң Әл-Нур һәм Линвуд мәчетләрендә һәлак булган кешеләрне искә алырга чакырды. Бу турыда Диния нәзарзте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмдагы битендә мөрәҗәгать итте. "Бүген изге җомга иртәсе бар мөселман дөньясын тетрәндереп кайгылы хәбәрдән башланып китте – Яңа Зеландиядә мәчетләрдә намаз укучы кардәшләребезне күпләп, массакүләм рәвештә ерткычларча атып үтергәннәр", ди ул.

"Әлеге вәхшилекне кылучы бәндәләргә кешеләр дип әйтергә тел әйләнми. Алар – палачлар, кансызлар, аң-акылга сыймаслык дәрәҗәдәге фашистларча алымнардан чирканмыйча, кешеләрне кырганнар. Бу гаделсезлектән барча мөселманнарның күңелләре сыкрана, йөрәкләребез ярсый һәм телгәләнә. Тирән борчуларыбызны сүз белән әйтеп бетереп булмый", - дип яза мөфти.

"Аллаһы Тәгалә безнең белән, һәм мин бар кешегә дә иман ныклыгы телим. Бүген, мөхтәрәм кардәшләрем, сезне шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылырга чакырам – алар аңа мохтаҗ. Ихластан, җаным-тәнем белән Бөек Раббыбыздан аларны Үзенең киң рәхмәтеннән аермавын үтенеп сорыйм: “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз”, - дигән Камил Сәмигуллин.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев