Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстан Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе гамәлгә кертелә

Әлеге премияне хәйриячелек, иганәчелеккә өлеш керткән өчен бирәчәкләр.

Татарстан Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе гамәлгә кертелә. Шулай ук, «Татарстан Республикасы үз иреклелек үсешенә керткән өлеш өчен» мактау билгесе дә кабул ителгән. Бу хакта Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Әлеге премияне хәйриячелек, иганәчелеккә өлеш керткән өчен бирәчәкләр.

«Авыр вакытлар җәмәгатьчелекне берләштерде. Татарстанлылар хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә, фронт өчен гуманитар ярдәм туплый. Бар кешегә дә шушы мөһим эш өчен рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу бүләкләр ярдәмгә ашкынып торган, актив гражданлык позициясе күрсәткән кешеләргә биреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-raisenen-igelekle-tatarstan-premiyase-gamalga-kertela-5912708

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев