Татарстан Росреестры авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә тикшерүләр башлады
Җирләрне тикшерү барышында 200 дән артык җир законнарын бозу ачыкланган, 130 объект буенча тикшерү чаралары үткәрелгән.
Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.
Язгы кыр эшләре башлану белән Татарстан Республикасы җирләреннән файдалану һәм саклау инспекторлары авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә җир законнары үтәлешен күзәтү буенча эшне яңадан башлап җибәрделәр. Әлеге җирләрне тикшерү барышында 200 дән артык җир законнарын бозу ачыкланган, 130 объект буенча тикшерү чаралары үткәрелгән.
Татарстан республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин аңлатканча, озак вакыт, законнарда вакуум барлыкка килү сәбәпле, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр дәүләт органнарының игътибарыннан (контроль/күзәтчелек) читтә калды. Бу, үз чиратында, җирләрне бетерү, деградацияләү, бозу һәм, нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы әйләнешендә алга таба файдалану мөмкинлеге булмау аркасында, җир законнарын бозучыларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатчан файдалануны дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Әмма Татарстан инициативасы белән закон пробласы үтәлде: узган ел азагыннан РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керткән федераль закон үз көченә керде, ул Росреестр инспекторларына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә административ хокук бозулар турындагы эшләрне карарга мөмкинлек бирә. Хәзер Татарстан Росреестрында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр - аерым контрольдә.
Белешмә
Җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип санасагыз, сез Росреестрның Татарстан республикасы буенча Идарәсенә (Казан, Авангард ур., 74, 7 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә аласыз. Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Чыганак: Татарстан Росреестры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев