Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстан Социаль фонды бүлеге балалары булган 106 меңгә якын гаиләгә бердәм пособие билгеләде

Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала.

         2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган  бердәм пособие алган. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән.

         Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага  алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә  бер кешегә айлык керем регионда  җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме  хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу  хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә,  мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар  Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш.

         Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена   7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.

         "Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан   алып 10 эш көне эчендә кабул ителә ", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Әгәр  сездә әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар калса, сез һәрвакыт   - 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

         Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге  хезмәтләре турында барлык  мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев