Татарстан студенты WorldSkills Russia — 2018 чемпионатында җиңде
Яңалыклар

Татарстан студенты WorldSkills Russia — 2018 чемпионатында җиңде

Виктор Марков “Ташны архитектур эшкәртү” компетенциясендә лидерлык позициясен алды.

Татарстан студенты “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) — 2018 VI илкүләм чемпионатында “Ташны архитектур эшкәртү” компетенциясендә җиңде. Бу хакта “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар 12-17 майда Башкортстан Республикасы Сибай шәһәрендә узды.

Виктор Марков Казан төзелеш көллиятендә белем ала. Студентның ишетү буенча мөмкинлекләре чикләнгән.

Фото: скриншот с сайта WorldSkills

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев