Татарстан юлларын чистарту өчен 636 кар җыю машинасы чыкты
Яңалыклар

Татарстан юлларын чистарту өчен 636 кар җыю машинасы чыкты

Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре саклана.

Татарстан юлларында 636 берәмлек кар чистарту техникасы эшли, шул исәптән 444 машина - төбәк автомобиль юлларында, дип хәбәр итә ТР дортранс министрлыгы.

«11 гыйнварга республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез зур булмаган кар, аерым районнарда төнлә буран, - дип билгеләп үттеләр министрлыкта. - Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана”.

Узган тәүлектә республикада муниципальара маршрутларга 125 автобус чыкты.

Чыганак: tatar-inform.ru


Нет комментариев