Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда 13 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Татарстанда 13 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлый. Аларны уздыру өчен Казанда 14, Чаллы, Яшел Үзән һәм Түбән Камада икешәр, Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә бер мәйданчык оештырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Ярминкәләр фермер продукциясенә ярдәм итүгә һәм аны турыдан-туры кулланучыга сатуны оештыруга юнәлтелгән. Бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына ярдәм итү кысаларында җитештерүчеләргә арадашчыларсыз эшләргә һәм халыкны югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – диелә хәбәрдә.

Казанда ярминкә мәйданчыклары түбәндәге адресларда эшләячәк: Аграр урамы, 2; Липатов урамы, 7; Ямашев проспекты, 71а; Ленинград урамы, 27; Батыршин урамы, 20; Кызыл Какшай урамы, 150/2; Җиңү проспекты, 46в; Фучик урамы, 64; Лаврентьев урамы, 10; Дементьев урамы, 7; Революция урамы, 12; Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше; Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселеше.

Моннан тыш, «Салават күпере – 2» торак массивы территориясендә (Авзалова урамы, 15) беренче тапкыр ярминкә узачак.

Чаллыда мәйданчыклар Габдулла Тукай яр буе, 16 адресында һәм Чулман проспектындагы ипподром территориясендә эшләячәк.

Яшел Үзән районында ярминкәләр Осиново бистәсендә (Садовая урамы, 9) һәм «Яңа Typa» технополисында узачак.

Түбән Камада сәүдә итү мәйданчыклары Бызов урамы, 2а һәм Төзүчеләр проспекты, 2б адресларында урнашачак. Кама Аланында ярминкә «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә оештырылачак.

Шәһәр халкы арзан бәядән кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер эшләнмәләре кебек фермер продукциясе сатып ала алачак.

Ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-13-sentyabrda-avyl-xualygy-yarminkalare-esli-baslyi-5910358

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев