Татарстанда 3 яшьлек малай 72 яшьтәге әбисен балконда бикләп калдырган
Яңалыклар

Татарстанда 3 яшьлек малай 72 яшьтәге әбисен балконда бикләп калдырган

Лениногорскида коткаручылар оныгы балконда бикләп калдырган өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Гадәттән тыш хәл шәһәрнең Дала урамындагы 19 нчы йортта булган - 3 яшьлек малай 72 яшьтәге әбисен балконда бикләп калдырган. Әби кеше фатирга балалар...

Лениногорскида коткаручылар оныгы балконда бикләп калдырган өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Гадәттән тыш хәл шәһәрнең Дала урамындагы 19 нчы йортта булган - 3 яшьлек малай 72 яшьтәге әбисен балконда бикләп калдырган. Әби кеше фатирга балалар янына коткаручылар ярдәмендә генә керә алган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатир ишеген ачып кереп, әби-карчыкны балконнан чыгарган. Бу вакытта фатирда шук малай белән аның 1 яшьлек сеңлесе дә булган.

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/13617-kotkaruchyilarga-3-yashlek-onyigyi-tozagyina-el%D3%99kk%D3%99n-%D3%99bine-kotkaryirga-turyi-kilg%D3%99n.html


Нет комментариев