Татарстанда 431 кеше изоляцияле медицина күзәтүендә тора
Яңалыклар

Татарстанда 431 кеше изоляцияле медицина күзәтүендә тора

Соңгы тәүлек эчендә 289 кеше изоляцияле медицина күзәтүенә җибәрелгән.

Татарстанда 431 кеше изоляцияле медицина күзәтүендә тора. Бу хакта «Татар-информ»га коронавирус белән көрәш буенча республика штабы җитәкчесе һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Бүгенге көндә төрле илләрдән килгән 930 кеше медицина күзәтүендә тора. 1 гыйнварда 930 кеше медицина күзәтүендә иде. Хәзерге вакытта — 431 кеше», - дип сөйләде Фазлыева.

Аның сүзләренчә, соңгы тәүлек эчендә изоляциягә 289 кеше җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, 15 апрельгә кадәр Татарстанда махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота. Чит ил сәфәрләреннән кайтучылардан 8 (843) 296-02-24 кайнар линия телефонына хәбәр итү һәм ике атналык карантин үтү сорала.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев