Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эчәклеге авыру балаларны Корея видеокапсулалары белән тикшерә башлыйлар

Республика балалар клиник хастаханәсендә беренче тапкыр капсула эндоскопиясе кулланыла башлаячак.

Республика балалар клиник хастаханәсе ике яшьтән узган балаларның эчәкләрен тикшерү өчен Кореядән видеокапсулалар сатып алды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсенең эндоскопия бүлеге мөдире Николай Поляков хәбәр итте.

«Мондый процедура еш кулланылмый. Моңарчы Татарстанда капсула эндоскопиясе олыларга гына ясала иде, быелдан башлап без аны балаларга да ясый алачакбыз. Бүгенге көнгә кадәр мондый процедурага мохтаҗ балаларны Мәскәү һәм Санкт-Петербург табибларына җибәрә идек», - дип искәртте ул.

Видеокапсула табибларга пациентның ашказаны-эчәк трактын тикшерергә ярдәм итә.

Табиблар әйтүенчә, эндокапсула нибары өч грамм авырлыкта, шунлыктан аны йотып җибәрүе кыен түгел.

Видеокапсула махсус җайланма ярдәмендә фотоларны табибның планшеты яки ноутбугына күчерә. Шул рәвешле, капсуланы йоткан бала тыныч кына палатага керә, хәтта өенә дә кайтып китә ала.

Әлеге процедура табибларга Крон авыруы, нәзек эчәктәге кушылган урыннар, кан китү, эчәктәге шешләргә диагностика үткәрергә ярдәм итәчәк.
Сүз уңаеннан, мондый капсуланың берсе 30-40 мең сум тирәсе тора. Пациентларга әлеге процедура Россиядә рәсми медицина иминияте нигезендә бушлай үткәрелә.


 

Фото: архив https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев