Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда гаиләләр акча җитмәгәннән аерыла

Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге белдергәнчә, республикада яңа төзелгән биш гаиләнең дүртесе бер-ике ай үтүгә таркала.

Яшьләр моның төп сәбәбе бер-берләрен өйрәнеп, аңлап бетермәүдә дисәләр дә, үзәк җитәкчесе Флюра Илдарханова яшьләрнең бер оя булып оешып яшәп китә алмауларында илдәге икътисади кризисның һәм торак мәсьәләсенең дә "өлеше" бар дип саный.

Әлеге үзәк республиканың 15 районында тикшеренүләр үткәргән һәм һәркайда халык хәлләренең авыр булуыннан, акча җитмәүдән зарланган. 17 проценты азык-төлек, кием-салым алырга да акчасы җитмәвен, 45 проценты тамак туйдырырлык кына акча таба алуын белдергән. Нибары 12 проценты гына теләгән әйберен сатып ала ала икән. Үзәк белгечләре районнарда фатир яки машина сатып алырлык акчалы кешеләр бөтенләй юк, ә шәһәрдә андыйлар 1 процентка да тулмый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Монда хәлләр яхшырак дип бер генә районны да аерып күрсәтеп булмый икән.

Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе фикеренчә, гаиләләр таркалуның матди авырлыклардан тыш сәбәбе - балага кечкенәдән үк гаилә кыйммәтләрен сеңдерү җитмәүдә. Шуңа әлеге үзәк Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри, Закир Кадыйри кебек татар мәгърифәтчеләренең гаилә турындагы фикерләрен яшьләргә җиткерү өчен "Гаилә - милләт нигезе" дип аталган методик кулланма әзерләгән, мәгърифәтчеләр дәреслекләренең инде бишенче томын чыгаралар икән. Ни рәвешле акыллы әни булу, гаилә төзү, балаларга ихтирамлылык күрсәтү турында барысы да аңлатып язылган әсбапларны рус һәм инглиз теленә дә тәрҗемә иткәннәр. Үзәк белгечләре ул китапларны мәктәптә укыту мөмкинлеге табарга кирәк дип исәплиләр һәм аларны Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгына тәкъдим итәргә җыеналар. Балаларның китап укырга ашкынып тормауларын истә тотып, әсбапларның электрон вариантын булдыру турында да уйлыйлар. Шулай ук әкият һәм дастаннарга нигезләнеп, бакча яшендәгеләр өчен дә китаплар әзерләргә ниятлиләр.

Татарстан Яшьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев