Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда хатын-кыз берүзе балта тоткан җинаятьче белән көрәшкән

17 апрельдә 33 яшьлек казанлы балта белән янаган карактан һөҗүм итү коралларын тартып алган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте. Кичә шикле кеше Иске Победилово бистәсендәге бакчачылык ширкәте төзелеш вагонына үтеп кргән. Аннан ул төзелеш коралларын һәм шулай ук ноутбук, декоратив шпаганы эләктереп чыгып...

17 апрельдә 33 яшьлек казанлы балта белән янаган карактан һөҗүм итү коралларын тартып алган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте. Кичә шикле кеше Иске Победилово бистәсендәге бакчачылык ширкәте төзелеш вагонына үтеп кргән.

Аннан ул төзелеш коралларын һәм шулай ук ноутбук, декоратив шпаганы эләктереп чыгып барганда, хуҗа хатын-кыз кайтып кергән.

Алган әйберләре белән китү җаен караган угры ир-ат 33 яшьлек хуҗа хатынга балта белән яный башлаган. Әмма хуҗа куркып калмаган, аның кулыннан урланган әйберләрен тартып алган. Карак качкан, хуҗа полиция чакырган. Бер сәгатьтән соң аның эзенә төшеп, элек хөкем ителгән булган 33 яшьлек ир-атта урланган компас һәм төзелеш пистолеты табылган. Әлеге факт буенча "Талау" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

---
Татар-информ
№ --- | 18.04.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев