Татарстанда Җиңү парады көнне бәйрәм салюты булмаячак
Яңалыклар

Татарстанда Җиңү парады көнне бәйрәм салюты булмаячак

Республика 24 июньдә бәйрәм чаралары уздыруга әзерләнә.

Казанда 24 июньдә Җиңү парады хөрмәтенә бәйрәм салюты уздыру планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

«Ул көнне салют уздыру каралмаган», — диде ул.

Казанда Җиңү Көне хөрмәтенә бәйрәм салюты 9 майда булды. Чарада тамашачылар катнашмады, теләгән кеше фейерверкны һәм башка бәйрәм чараларын телевидениедән карый алды. 

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев