Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда язгы-кыр эшләре башланып китте

Март уртасында Татарстанда язгы кыр эшләре башланды, республика алда торган чәчү кампаниясенә әзерләнә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта чәчүлек орлык кайтартыла һәм тикшерелә, эшләр гадәти режимда алып барыла. Бүгенге көндә 15 районда көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар», - дип белдерде профиль ведомство вәкиле.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре узган ел нәтиҗәләре буенча язгы кыр эшләренең башлану срогына һәм уңдырышлылыкка анализ ясады, әмма нинди дә булса үзенчәлекле тенденцияләр ачыкланмады. Уңыш язның иртә килү-килмәвенә бәйле түгел.

«Быел язгы кыр эшләре 15 мартта башланды, бу узган елга туры килә диярлек. Чәчү эшләренә кайчан керешүебез алдагы һава торышы һәм явым-төшемгә бәйле булачак. Узган ел чәчү 22 апрельдә башланды, ә 2020 елда 3 апрельдә үк бу эшкә керешкән идек. Күпьеллык уртача күрсәткечләр – апрельнең беренче-икенче декадасы», - дип ачыклык кертте Ирек Садыйков.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-avyl-xualygy-ham-azyk-tolek-ministrlygy-yazgy-kyr-eslare-baslanuyn-xabar-itte-5868844

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев