Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алла Сакласын! Татарстанда ике кеше үз йортларында янып үлгән [+фото, видео]

Бүген 3.22 сәгатьтә кизү торучы диспетчер янгын үзәк пунктына Татарстанның Сарман районы Яңа Минзәләбаш авылында шәхси йорт януы турында хәбәр иткән дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.

3.30 сәгатьтә һәлакәт урынына янгын сүндерү хезмәткәрләре килгән. 80 кв.метр мәйданлы агач йорт янган. Янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы алган, йорт эчендә хуҗалар булырга мөмкин дип хәбәр иткән.
Башка корылмаларга да ут күчү куркынычы булган.
Янгын 20 минуттан сүндерелгән, 4.10 сәгатьтә 76 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган, тагын 15 минуттан - 79 яшьлек йорт хуҗасыныкы.
Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт урынында тикшерүчеләр эшли.
Видеоны сылтама аша үтеп карарга мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев