Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда исерек ир зур һәлакәт китереп чыгарган [+фото]

Түбән Кама районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Һәлакәт Түбән Кама - Чистай автоюлында килеп чыккан. 45 яшьлек исерек ир 14нче модель «Лада» машинасында каршы як полосага чыгып, 32 яшьлек ир-атның 14нче модель...

Түбән Кама районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Һәлакәт Түбән Кама - Чистай автоюлында килеп чыккан.

45 яшьлек исерек ир 14нче модель «Лада» машинасында каршы як полосага чыгып, 32 яшьлек ир-атның 14нче модель «Лада»сы белән бәрелешкән һәм шуннан соң 29 яшьлек ир-ат идарә итүче «БМВ» автомобиленә килеп кергән.

Нәтиҗәдә, һәлакәт китереп чыгарган гаепле машина йөртүче ачык баш җәрәхәте алган, баш мие селкенгән.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев