Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын төзекләндерү өчен тавыш бирү башланды

Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын төзекләндерү өчен онлайн-тавыш бирү башланды. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев «Татар-информ» матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Узган елдагы кебек үк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу өчен тавыш бирүне «Безнең ишегалды» республика программасының беренче чираттагы ишегалды территорияләре исемлеген билгеләү өчен тавыш бирү белән бергә үткәрү планлаштырыла, – диде Кудряшев.

Татарстанлылар «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты һәм «Безнең ишегалды» программасы нигезендә иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын яхшырту өчен тавыш бирәчәк.

«Татарстан «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын башлап җибәргән төбәк. Безнең тәҗрибәне Россия Төзелеш министрлыгы югары бәяләде һәм аны бөтен Россиягә таратырга тәкъдим итте», - диде министр урынбасары.

Киләсе елга проектларны билгеләү өчен тавыш бирүдә 283 иҗтимагый киңлек һәм 812 ишегалды территориясе катнаша. Ике төрле ысул ярдәмендә катнашырга мөмкин: Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында халыкны сораштыру сервисы аша һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы ярдәмендә. Катнашу өчен тавыш бирүченең исәп язмасы расланган булырга тиеш.

Тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар катнаша ала. Узган елда якынча 422 мең кеше тавыш биргән – 2022 елдан актив яшәүчеләр саны ике тапкырга арткан.

2015 елдан бирле Татарстанда 422 иҗтимагый киңлектә гомуми суммасы 26 миллиард сумнан артык булган төзекләндерү эшләре башкарылган. Быел 63 территориядә 2 миллиард сумлык эшләр башкару планлаштырыла.

Татарстан Республикасында уңайлы шәһәр мохитен булдыру юнәлешендә масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасы нигезендә 2020 елдан бирле 5 мең йорт яны территориясендә 33 миллиард сумлык яхшырту эшләре башкарылды. Быелга план – 680 ишегалдында 10 миллиард сумлык ремонт эшләре үтәү. Татарстан Республикасы лидерының актив позициясе нәтиҗәсендә агымдагы проектларны уңышлы тормышка ашыра, шулай ук шәһәр инфраструктурасын үстерүгә өстәмә акчалар җәлеп итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-itimagyi-kinleklarne-ham-isegallaryn-tozeklanderu-ocen-tavys-biru-baslandy-5903568

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев