Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләр саны өч ел эчендә 8,4 процентка арткан

Шул ук вакытта Татарстан Кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында 22 нче урында.

Татарстан Республикасында шәхси эшмәкәрләрне дә кертеп, кече һәм урта бизнеста эшләүчеләр саны өч ел эчендә 8,4% ка артты. Бу РИА Новости төзегән рейтингтан күренә.

Шул ук вакытта Татарстан Кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында 22 нче урында.

Республикада шәхси эшмәкәрләрне исәпкә алып, икътисадый актив гражданнарның гомуми саныннан кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләр өлеше 2024 елда 40,8% тәшкил итте. Бу 837,8 мең кеше.

Рейтингта ТР янәшәсендә  Смоленск өлкәсе (21 нче урын) һәм  Рязань өлкәсе (23 нче урын)  урын алган. Узган елгы мәгълүматларга караганда, халыкның кече һәм урта эшмәкәрлеккә иң күп җәлеп ителүен Калмыкия Республикасы (икътисадый актив гражданнар санының 63,1% ы), Санкт-Петербург (56,9%) һәм Новосибирск өлкәсе (53,0%) күрсәткән.

Топ-5 кә шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләрнең 51,0% ы белән Мәскәү һәм 48,5% ы белән Удмурт Республикасы кергән.

Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә җәлеп ителүчеләр арасында   Ингушетия,  Ямал-Ненец автоном округы  белән Чукот автоном округы,  Саха (Якутия) Республикасы һәм Чечен Республикасы рейтингның антилидерлары булды. (ТАТАРИНФОРМ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев