Татарстанда коронавирус белән авыручыларның күпчелегендә ОРВИ симптомнары күзәтелә
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның күпчелегендә ОРВИ симптомнары күзәтелә

Авырулар арасында шулай ук Covid-19ның симптомсыз формасы да еш очрый.

Татарстанда яңа типтагы коронавирус инфекциясе белән зарарлану очракларының күп өлеше – 42 проценты, уртача авырлыктагы формада, шулай ук 39 проценты симптомсыз формада уза. Бу Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина докладыннан күренә.

«Авыруның үзенчәлекләре: ОРВИ - 66 очрак (46 процент), пневмония - 22 (15 процент), клиникада дәваланусыз - 56 очрак (39 процент)», — диелә докладта.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев