Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда күркә ите җитештерүче оешма Кукмарада репродуктив цехын булдырачак

Бу хакта әлеге агрофирманың җитәкчесе Илнур Мәдьяров хәбәр итте.

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда күркә ите җитештерә торган агрофирма үз репродуктивын булдырачак. Күркә йомыркалары саклана торган бинаны Кукмара районында төзергә планлаштыралар. Әлегә йомыркаларны Канада һәм Франциядән кайтарталар. Киләсе елга Германия белән хезмәттәшлек итәргә ниятлиләр. Бу хакта "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы кысаларында узган чара вакытында агрофирманың генераль директоры Илнур Мәдьяров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге оешмага узган ел 1,6 мең тонна күркә ите җитештергән. Быелның 10 аенда 2,1 мең тонна ит җитештерелеп сатылган һәм ел азагына бу сан 3 мең тоннага җиткереләчәк, дип фаразлады И. Мәдьяров. Моннан тыш, 2017 елда җитештерелгән ит күләмен 3,6 тоннага, 2020 елда 7,2 мең тоннага кадәр җиткерергә дигән максат куелган. Чагыштыру өчен, Кукмара районында ел саен якынча 5 мең тонна ит җитештерелә.

Алар күркә сую цехын киңәйтеп, анда җиһазлар сатып алуны да планлаштыра. Бу исә, үз чиратында, сәгатенә 500 баш күркәне эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Биредә авыл хуҗалыгы кооперативына кергән КФХлар гына түгел, ә күркә үстерүче башка хуҗалыклар да әлеге хезмәттән файдалана алачак, дип ышандыра Илнур Мәдьяров. Цех 2017 елның гыйнвар аенда эшли башлар дип күздә тотыла.

Татарстанда җитештерелгән күркә итен Санкт-Петербург, Мәскәү, Новосибирск, Пермь, Чиләбе, Ставрополь калалары, Кырым Республикасы һәм Татарстан территориясендә тарату ниятләнә. Яңа цех ачу кооперативта 18 даими эш урыны булдырачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев