Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда куркыныч җинаятьченең эзенә чыга алмыйлар (+фото)

Казанда полиция хезмәткәрләре 20 яшьлек кызга һөҗүм иткән ир-атны эзли. Җинаятьче үзенең корбанына күп тапкыр пычак белән чәнчегән.

Алдан хәбәр ителгәнчә, җинаять Карбышев урамы 12 нче йорт яныннан ерак түгел урында 27 июнь төнендә кылына. Җинаятьче велосипед белән кайтып килгән 20 яшьлек кызга һөҗүм итә. Әмма кыз каршылык күрсәтә. Җинаятьче аңа күп тапкыр пычак белән чәнчи һәм качып китә. Канга баткан кызны узып баручылар күреп ала һәм полиция белән табибларны чакырта.

Карап торышка ир-атка 25-30 яшьләр тирәсе, буе 180 см, чәче коңгырт ачык төстә. Күзлек кия.

Әлеге факт буенча җинаять эше дә кузгатылды. Зыян күргән кыз җинаятьчене сурәтләп бирә алды. Җинаять урынында ир-атның "Megapolis 881 gold" маркалы күзлеге дә табыла. Мәгълүматлы булучылар өчен элемтәгә чыгу телефоннары: 2914-949 и 2914-902, яисә 02, 052 (аноним).

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев