Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда мәгарифтәге бюрократия белән ничек көрәшәчәкләре билгеле булды

Республикада эшче төркем төзелде, аның эшчәнлеге Мәгариф мохитендә бюрократия дәрәҗәсен киметүгә юнәлдереләчәк. Тиешле документ Татарстанның рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

  Төркем укытучылар өлешенә туры килгән планнарны һәм ведомствоара сорауларны анализлау белән шөгыльләнәчәк. Әгъзалар хезмәтне оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләячәкләр һәм йөкләнешне киметүгә комачаулый торган яшерен механизмнарны ачыклаячаклар.

Төркем составына Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Мәгариф Министры Илсур Һадиуллин, министрларның кайбер урынбасарлары, ведомстволарның бүлек башлыклары, Роспотребнадзор, Эчке эшләр Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, профсоюз вәкилләре, шулай ук Казан көллиятләре, мәктәпләре һәм балалар бакчалары җитәкчеләре керде.

Элегрәк Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан мәгариф оешмалары директорларына бер тапкыр бирелә торган түләүләрне раслаучы карар кабул ителгән иде. 2025 елда педагоглары төрле һөнәри конкурста җиңгән мәктәп директорларына 30 мең сум премия түләнәчәк.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев