Татарстанда Сабантуй бәйрәмнәренең кайчан узачагы билгеле булды
Татарстанда 2026 елга Сабантуй һәм рус халык бәйрәме Каравонны үткәрү даталары расланды. Тиешле указлар Татарстан Республикасы Рәисе сайтында бастырылган.
2026 елда Сабантуй республиканың авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә 6 һәм 7 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәм 13 июньгә планлаштырылган, ә Казанда Сабантуй 20 июньдә узачак.
Сабантуй, кагыйдә буларак, июнь аенда үткәрелә: язгы чәчү тәмамланганнан соң беренче шимбәдә – авылларда, бер атнадан республиканың эре шәһәрләрендә билгеләп үтелә, тагын бер атнадан төп бәйрәм Татарстан башкаласында уза.
2026 елда "Каравон" бәйрәме 23 майда узачак. Традиция буенча аны Татарстанның Лаеш районы Никольское авылы кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев