Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда уку йортларына кабул итү буенча кайнар линия элемтәсе эшли башлый

9 июльдә Татарстанда югары уку йортларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла. Ул 16-19.00 сәгать аралыгында эшләячәк. Бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.

Ләйлә Фазлыева уку йортларына кабул итү буенча кайнар линия элемтәсе булачагын әйтте

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән төбәкнең уку йортларына кабул итү кампаниясенә багышланган кайнар линия үткәрәчәкбез һәм гражданнарны кабул итәчәкбез. Туган сорауларны 8(843)294-95-29 телефоны буенча бирергә була. Моннан тыш, 9 июльдә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак», — дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Вице-премьер сүзләренчә, гражданнарны кабул итү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, Кремль урамы 9 адресы буенча узачак. Анда республика югары уку йортлары вәкилләре дә катнашуы көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

#вузларга кабул итү тәртибе #Ләйлә Фазлыева #Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/laila-fazlyeva-uku-iortlaryna-kabul-itu-buenca-kainar-liniya-elemtase-bulacagyn-aitte-5907056

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев