Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 1671 очрагы теркәлгән, 5 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Дүрт кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 81 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

38 кеше хастаханәгә озатылган, 47се өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза

Казанда коронавирус инфекциясе йоктыруның – 34, Чаллыда – 25, Түбән Камада – 11, Биектау һәм Алабуга районнарында – икешәр, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Менделеевск, Сарман һәм Тукай районнарында берәр очрагы ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 1671 очрагы теркәлгән, 5 кеше үлгән.

447 кеше (шуларның 107се – узган тәүлектә) терелгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев