Татарстандагы 28 юлдан 70 км/сәг тизлекне чикләү билгеләрен алганнар
Яңалыклар

Татарстандагы 28 юлдан 70 км/сәг тизлекне чикләү билгеләрен алганнар

Хәзерге вакытта чикләү билгеләре ике участокта гына калды.

Татарстандагы 28 юлдан 70 км/сәг тизлекне чикләү билгеләрен алганнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан ЮХИДИ хәбәр итте.

Экспертлар юллардагы аварияләрне анализлаганнан соң, тизлекне чикләү билгеләре куелган иде. 

Хәзерге вакытта чикләү билгеләре ике участокта гына калды. Казан-Малмыж трассасының 33 нче километрында, Казан-Шәмәрдән юлының 50 нче километрында тизлекне 70 км/сәг тән арттыру тыела.

Чикләү кертелгәннән бирле, бу юлларда бер кеше һәлак булган, алты кеше имгәнгән.

Фото: pixabay.com CC0 Creative Commons


Нет комментариев