Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанга киләсе атна уртасында -25 градуска җиткән салкыннар кабат кайтачак – синоптик

Тагын суыта!

Татарстанга киләсе атна уртасында -25 градуска җиткән салкыннар кабат кайтачак – синоптик

Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда -1 градустан -6 градуска кадәр диапазондагы һава температурасы киләсе атнаның дүшәмбесенә кадәр саклана, шуннан соң ул чәршәмбедә -25 градуска кадәр төшәчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шундый фаразын җиткерде.

«Һава торышы температура күзлегеннән караганда төрле булачак», - дип искәртте Шувалов.

Явым-төшемгә килгәндә, буран дүшәмбегә кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәдә айлык норманың яртысы күләмендә явым-төшем күзәтелергә мөмкин.

«Атна ахырына кадәр температура тагын бер күтәрелер, мөгаен. Ягъни температура фонында тирбәнешләр дәвам итәчәк», - дип сүзен төгәлләде Шувалов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/morozy-do-25-gradusov-vernutsya-v-tatarstan-v-seredine-sleduyushhei-nedeli-sinoptik-5918234

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев