Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга салкыннар килә

Синоптиклар фаразлары буенча бүген, 14 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак. Аерым районнарда төнлә һәм көндез томан булачак.

Төнлә төньяк-көнчыгыштан әкрен җил, көндез уртача.

Төнлә температуры 5-10 градус салкын, аязганда 14 градуска кадәр суытачак. Көндез 3-8 градус салкын булачак, урыны белән Татарстанның төньяк районнарында көн дәвамында һәм төнгә температура төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев