Татарстанлылар май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәчәк?
2025 елда май бәйрәмнәре 8 көнгә сузылган иде.
Татарстанда яшәүчеләр май бәйрәмнәрендә нибары алты көн ял итәчәк – 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр. Бу соңгы биш ел эчендә минималь күрсәткеч.
2026 елда бәйрәм көне – 1 май – җомгага туры килә. Димәк, бу көн ял көне булып исәпләнә, ә аннан соң шимбә һәм якшәмбе – 2 һәм 3 май көннәре бара.
Җиңү көне-9 май – быел шимбәгә туры киләчәк. Шул сәбәпле, өстәмә ял көне икенче эш көненә – 11 майга күчерелә. Димәк, монда да татарстанлылар өч көн ял итәчәк.
Шул ук вакытта 30 апрель һәм 8 май кыска эш көннәре булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев