Татарстанлыларга 50 ел бергә яшәгән гаилә парларына түләү бирү тәртибен аңлаттылар
Казанда 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә яшәгән парларга финанс ярдәме күрсәтелә.
50 ел яшәгән парларга – 6 мең сум, 60 ел яшәгәннәргә – 10 мең сум, 70 ел яшәгәннәргә 25 мең сум түләнә. Мондый ярдәм чарасы 2023 елдан бирле гамәлдә. Түләү алу өчен ир белән хатын икесе дә Россия гражданнары булырга, Казанда яшәргә, ә аларның никахы Татарстан башкаласында теркәлгән булырга тиеш.
Элегрәк «Россия Православная» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Михаил Иванов хәбәр иткәнчә, түләү Татарстанда яшәүче гаилә парларына бирелә.
Казан мэриясендә ачыклык кертүләренчә, әлеге ярдәм чарасы Татарстан башкаласында гамәлдә.
Республика дәрәҗәсендә мондый түләүләр юк, дип билгеләп үттеләр ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylarga-50-el-berga-yasagan-gaila-parlaryna-tulau-biru-tartiben-anlattylar-5910321
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев