Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә нинди түләүләр каралган?

Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле ай саен түләнә торган пособие ала. 2023 елда пособие запастан чакырылган 15 хәрбинең йөкле хатынына һәм мобилизациягә чакырылганнардан 400дән артык гаиләгә (677 балага) билгеләнгән. Мондый мәгълүматларны «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин җиткерде.

«Татарстан гаиләләре шулай ук беренче бала туу яки өч яшькә кадәрге баланы уллыкка (кызлыкка) алу белән бәйле рәвештә ай саен түләү ала. 2023 елда мондый түләү мобилизацияләнгән хәрбиләрдән өч гаиләгә билгеләнгән», – дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Моннан тыш, бала тууга бәйле рәвештә, аңа өч яшь тулганчы, ана (гаилә) капиталы акчалары хисабына ай саен түләү билгеләнә. Аны алу хокукы гаиләнең җан башына исәпләнгән уртача кереме күләме ил субъектында җан башына билгеләнгән яшәү минимумының ике күләменнән артмаса (Татарстанда бу 24,4 мең сум) бирелә.

«2022 елның 1 ноябреннән, Хөкүмәт карары белән, мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре йөкле хатын-кызларга пособиеләр һәм балаларга пособиеләр билгеләгәндә исәпкә алынмый. Бу пособиеләрне алганда атаның да, ананың да расланган хезмәт хакы яки аның булмавының объектив сәбәпләре булырга тиеш, ә гаилә милкенең билгеләнгән таләпләргә җавап бирүе шарт», – дип искәртте Вафин.

Әгәр баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырсалар, аның элеккеге керемнәре, шул исәптән хезмәт хакы, премияләр, эшмәкәрлек кереме һәм башкалар исәпкә алынмый. Моннан тыш, әгәр мобилизацияләнгән кешенең гаиләсенә элегрәк пособие хезмәт хакы булмау сәбәпле билгеләнмәсә, хәзер аның хатыны социаль фондка пособие сорап кабат мөрәҗәгать итә ала. Хисап чорында керемнәр булмау аркасында түләүдән баш тарту турында карар чыгарылмаячак

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/social-fond-tatarstannan-mobilizaciyalangannarnen-gailalarena-tulaular-turynda-soilade-5868571

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X