Татарстанның бер районында кош гриппы таралу сәбәпле карантин кертелгән
Татарстанның Лениногорск районында югары патогенлы кош гриппы чыганагы ачыклануга бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) кертелгән.
Тиешле указга Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Документ нигезендә, эпизоотик учак Лениногорск районының Писмән авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә ачыкланган. Учакның радиусы 54,563612° төньяк киңлек һәм 52,640502° көнчыгыш озынлык координаталарыннан 200 метр тәшкил итә.
Учак тирәсендә куркыныч янаучы зона билгеләнгән - радиусы 5 чакрым, аңа Иске Письмянка авылы кергән. Шулай ук Татарстанның Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнары территорияләрен үз эченә алган 100 чакрым радиустагы күзәтү зонасы билгеләнгән.
Эпизоотик урыннарда авыру кошларны дәвалау, кошларны күчерү һәм төркемнәргә бүлү, кошчылык продукциясен чыгару, кошларны йөртү, кыргый кошларны аулау (санны җайга салудан тыш) һәм чит транспорт керү тыела. Куркыныч янаган зонада кошларның хәрәкәтенә, ярминкәләр һәм күргәзмәләр уздыруга, кошларны ирекле йөртүгә һәм ауга чикләүләр (санны җайга салудан тыш) кертелгән.
Баш ветеринария идарәсенә вирус учагын бетерү һәм алга таба таралуны булдырмау буенча чаралар планын эшләү йөкләнде. Указның үтәлешен тикшереп тору Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына йөкләнгән.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/tatarstannyn-ber-raionynda-kos-grippy-taralu-sabaple-karantin-kertelgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев