ТАУЛАР СУЛЫШЫ
Таулар сулышы
Таулар, таулар! Чал гасыр хәтере
Башын ия горур тауларга.
Никадәр сер, ялкын, давыл, ташкын,
Дөнья гаме сыйган тауларга.
Таулар җырлый. Галәм киңлегенә
Шанлы еллар чыңы тарала.
Таулар җырын аңлап рухланырга,
Бөркет булу кирәк кыяда.
Таулар елый. Иңрәп-иңрәп сыкрый,
Сиздермәскә теләп җиһанга.
Таш таулар да җансыз булмый икән,
Гасыр җаны иңгән тауларга.
Таулар йоклый. Ай-йолдызлар кунган
Кар юрганын салып иңенә.
Күкрәгеннән кочып челтер чишмә,
Күмә тауны сөю көенә.
Юк, йокламый таулар-черем итә,
Тау артында -таңнар балкышы.
Төн керфеген таңнар үпкән мәлдә,
Тетрәндерә таулар сулышы...
Тыңла, ишет син дә-
Таулар сулышында
Гасыр үзе, тарих язмышы!
Илмира Гыймаева.
2016
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев