Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Кама шәһәрендә 150 меңенче бала туган, шул уңайдан гаиләгә фатир бүләк ителә

Сабыйның әти-әнисе - "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ хезмәткәрләре.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың юбилеена шәһәрдә туган 150 меңенче сабый гаиләсенә 1 бүлмәле фатир бүләк вәгъдә ителде. Шуның буенча былтыр 30 ноябрьдә "Түбән Каманың 50 еллыгына 150 меңенче бала" проекты (генераль химаячысы - "Эссен" гипермаркетлар сәүдә челтәре) рәсми гамәлгә кертелә башлаган иде. Һәм менә бүген иртәнге 6 сәгать 25 минутта Түбән Камада 150 меңенче сабый - гәүдә авырлыгы 3720 гр һәм буе 52 см булган ир бала фани дөньяга килгән. Бу хакта муниципалитетның e-nkama.ru сайты һәм "Новости Нижнекамска" басмасы хәбәр итте.

Әлеге шәһәрдә туган 150 меңенче сабый Галиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән (гаиләнең беренче баласы да - малай). Ирле-хатынлы Галиевлар "Нижнекамскнефтехим"да эшли: әтиләре - участок мастеры, хәзерге вакытта декрет ялында булган 25 яшьлек әни кеше - кладовойда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев