Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Камада «Кама бризы» I республика телевизион фестивале узачак

21-23 майда Түбән Камада «Кама бризы» I республика телевизион фестивале булачак.

Фестивальне оештыручылар – Татарстан Журналистлар берлеге ярдәме белән «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ, Түбән Кама шәһәре хакимияте, НТР медиахолдингы (Түбән Кама).

«Кама бризы» - Татарстан телевизиончылары күп еллар көткән фестиваль ул. 2000 еллар башында Түбән Камада мондый чаралар уза иде. Шундыйларның берсе – «Эфирда мәдәният» фестивале.

«Кама бризы» фестивалендә катнашучылар – республиканың 20 шәһәр һәм районыннан: Актаныш, Баулы, Әлмәт, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Биектау районы, Саба районы, Мамадыш, Мөслим, Яр Чаллы, Нурлат, Питрәч, Чистай, Кукмара, Азнакай, Менделеевск, Алабуга һәм, әлбәттә, Түбән Камадан гамәли мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре. Барлыгы 100гә якын оператор, корреспондент, әйдәп баручы…

Алар-25 телекомпания, матбугат хезмәтләре, телевизион студияләр вәкилләре: НТР медиахолдингы, «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе, «Эфир-Түбән Кама» телекомпаниясе, «Эфир Яр  Чаллы» телекомпаниясе, «Яшел Үзән» мәгълүмат үзәге, Түбән Кама киномәктәбе, «Питрәч» телекомпаниясе, «Буа-ТВ» телерадиокомпаниясе, «Поколение Z» Яшьләр телевидениесе, ЮВТ-24. «ЛУЧ» телекомпаниясе, «Зәй - ТВ» телекомпаниясе, «Мамадыш ТВ» телеканалы, «Нурлат» телерадиокомпаниясе, «Биектау ТВ» телеканалы, Түбән Кама мәчетенең «Җамиг», «Мөслим» ТРК, «Чаллы-24» телеканалы, «Актаныш-информ» телеканалы, «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе, «Лениногорск-информ» АҖ филиаллары, «Кукмара-информ», «Чистай-информ», «Менделеевск» мәгълүмат үзәге» филиалы.

Катнашучылар өчен мастер-классларны медиасредада танылган экспертлар әзерләде, алар арасында Мәскәү һәм Казан эскпертлары бар.

"Кама бризы" - телевизион эшләр конкурсыда жюри 150дән артык эш карады. 22 майда, фестивальнең икенче көнендә, алты номинациядә 18 җиңүче аталачак: «Мәгълүмати программа», «Репортаж», «Телетапшырулар алып баручы», «Видеооператор осталыгы», «Телевизион иҗат», «МедиаИнтеграция». Махсус призлар да әзерләнгән. Тик, һичшиксез, конкурста җиңелүчеләр булмаячак. Барлык катнашучылар да алга таба эшләү өчен яхшы импульс алачак, бу, һичшиксез, Татарстан Республикасында региональ телевидение сыйфатына уңай йогынты ясаячак.

Чыганак: Фестивальне оештыру комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев