Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Камада хәрби хезмәткәрләр ике укучыны үлемнән алып калган

Ике патруль кызларның игътибарын алып торганда, ике росгвардияле, укучыларның артыннан килеп, аларны түбә кырыеннан тартып алган.

Түбән Камада дүрт росгвардияле ике балигъ булмаган кызны үзләренә кул салудан туктатып калган, дип хәбәр итә Татарстан Росгвардия матбугат хезмәте.

Патруль росгвардеялеләр Айрат Миңнегалиев, Александр Борецкий, Руслан Кайтмазов һәм Разил Нуриев ике укучы сәүдә комплексы түбәсеннән сикерергә җыеналар дигән мәгълүмат алганнар.

Полицейскийлар урында хәрби хезмәткәрләргә кызлар түбәдән төшүдән баш тарталар, аларга якынайсалар, сикерү белән куркыталар, дип хәбәр итәләр.

Ике патруль кызларның игътибарын алып торганда, ике росгвардияле, укучыларның артыннан килеп, аларны түбә кырыеннан тартып алган.

Кызларны полиция хезмәткәрләренә тапшырган хәрби хезмәткәрләр бүләкләнгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев